30 сентябрь көнне, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан «Чәчләргә чал керсә дә, күңелләр бит яшь һаман!..» дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырды.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне- өлкәннәргә, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга ихлас  ихтирамыбызны җиткерү, аларны тагын бер тапкыр олылау, хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.  Бәйрәм программасында моңлы җырлар, чәй өстәле артында тормыштагы күңелле истәлекләр, матур шигырьләр, күңелле "Башваткыч" уены белән беррәттән, әлеге шәфкатьлелек һәм хөрмәт көненең килеп чыгышы, төрле илләрдә ничек үткәрелүе турында сөйләнде. Укучыларыбыз игътибарына якташ язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре һәм китапханәгә яңа кайткан китаплар тәкъдим ителде. Кино елы уңаеннан авыл тарихын яктырткан «Тарих эзләре буйлап…» презентациясен өлкәннәребез зур кызыксыну белән карадылар. Бәйрәм чарасы күтәренке рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International