Балаларның үз куллары белән ясалган яраткан әкият геройлары күргәзмәдә урын алды. Кулдан эшләнгән әйберләрне башкару техникасы төрле: оригами, чигү, пластилиннан, тозлы камырдан, агачтан һ.б. Усал Убырлы карчык, шат күңелле Йомрикмәк, эшчән Көлсылу, куәтле Алтын балык, Сертотмас үрдәк, Укымышлы мәче сәләтле балалар кулында әйтерсең чып – чын җан иясенә әйләнәләр.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән ике иң яхшы эш, Республикакүләм балалар иҗаты бәйгесендә катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне Казан шәһәре Республика балалар китапханәсеннән дипломнар һәм бүләкләр көтә.