1 октябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм табыны артында алар рәхәтләнеп сөйләштеләр, серләштеләр, укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз әзерләгән күчтәнәч - концерт программасы карадылар. Үзләрен ел саен шулай зурлап кунак иткән, хөрмәтләгән мәдәният хезмәткәрләре коллективына рәхмәт хисләрен җиткерделәр.