1 октябрь көнне без, Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Айдар авыл җирлеге белән берлектә "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы үткәрдек.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бәйрәмне Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Хасаншин Хайрулла Шайхулович  ачып җибәрде. Шулай ук бәйрәмгә килгән өлкәннәребез дә  иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Олы Нырсы мәктәбе директоры Чернов Петр Александрович да әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, аларга иң изге теләкләрен юллады. Бәйрәмнең икенче өлеше, мул табын өсәле артында үтте, Авыл җирлеге башлыгының,  гармунда үзе уйнап җырлаганы табынны тагын да ямьләндереп, өлкәннәребезне яшәртеп җибәрде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә бик хуш килде, әби-бабайларыбыз рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International