Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга, 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалардан башлап, барлык төркем балалары да шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. Берсеннән – берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып карадылар өлкәннәр. Җыр-биюләрдән соң, әби-бабайлар чәй табынына уздылар.
Кадерле кешеләребез- әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде дигән теләктә калабыз.