30 нче сентябрь көнне Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Давлетшина А.Н. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырды.Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанов Ф.В. әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибе турында аңлатып үтте.Өлкән тәрбияче әти-әниләрнең гаиләдәге роле турында сөйләде, аларга киңәшләрен бирде. Педагог-психолог Хабирова Ф.Ф., татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М., музыкаль белем җитәкчесе Терло Э.В. үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Шулай ук җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын биреп үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International