ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 30 сентябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә рус халык әкиятләре буенча КВН уздырылды. Балалар сорауларга җаваплар биреп кенә калмадылар, музыкаль уеннарда катнашып осталыкларын да күрсәттеләр.

Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 1 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Кичә табын артында котлаулар, җылы аралашу рәвешендә барды.

30 сентябрь  көнне Шәтке урта мәктәбендә,   Шәтке авыл җирлеге Советы,спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен  “Гомер көзе-алтын чор” исеме астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә  катнашкан   өлкән  кешеләребез  кайнар  чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең  тематик концертын карады һәм үзләре дә  бик теләп чыгыш ясадылар. 

 

1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялга чыккан барлык олы кешеләр һәм мәктәп хезмәткәрләре чакырылды. Укучылар килгән кунакларны, Өлкәннәр һәм якынлашып килүче укытучылар көне белән тәбрикләделәр. Бәйрэм укытучылар көче белэн әзерлэнгэн чәй табыны артында дәвам итте.

29 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган “Әбием-алтыным, син минем иң якыным!” исемле кичә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, көзге букет бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша әбиләренә изге теләкләрен теләделәр. Әбиләр, дәү әниләр белән бергәләп җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Кичә бәйрәм чәе белән дәвам итте. Бергәләп фотога төшкәннән соң, өлкәннәребез рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.  

Медицина тикшерүләре үтү барлык укучылар өчен дә мәҗбүри процедура булып тора. Әлеге тикшерүләр авыруларны башлангыч чорында ачыклау максатыннан үткәрелә. Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту - шулай ук төп максатларның берсе.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

         «День пожилых людей» - это праздник – дань уважения людям, отдавшим большую часть жизни служению обществу, имеющим ценный профессиональный опыт, творческий потенциал.

         Люди старшего поколения – «золотой фонд» любого общества. Они являются творцами духовного и материального богатства, носителями нравственных идеалов, хранителями большого жизненного опыта и основным звеном в передаче молодому поколению общечеловеческих ценностей.

Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт, үз гаиләләрендә яшәүчеләрне ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.

  Бүген Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Өлкәннәр көне уңаеннан, “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!” дип исемләнгән балалар иртәсен карарга, төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре чакырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, алар белән бергә яшьлекләренә кайткандай булып, күңел ачып киттеләр

          Налоговая инспекция напоминает гражданам об уплате  налога  на  имущество, транспортного и земельного налога   за 2015 год в срок, не позднее 1 декабря 2016 года.

         Единое налоговое  уведомление на уплату налогов  необходимо получить в почтовом отделении по месту жительства.

  Пользователи сервиса «Личный кабинет  налогоплательщика для  физических лиц» (www. nalog.ru)  получат налоговые уведомления только электронно в личном кабинете. C помощью данного сервиса    налогоплательщики могут просматривать информацию обо всех своих объектах налогообложения (недвижимости, земле, транспорте). При необходимости можно тут же отправить в инспекцию заявление на уточнение сведений об объектах и оплачивать имущественные налоги в режиме онлайн. О возможностях сервиса можете узнать по приложенным  информационным видеоматериалам.

 

                 Межрайонная ИФНС России №10  по РТ

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә юл йөрү куркынычсызлыгы атналыгы дәвам итә. 30 сентябрь көнне “Юл  йөрү кагыйдәләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте.   Әлеге  сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен  үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы хакында сөйләшенде. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында кисәтелде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International