Теләче 2нче балалар бакчасында һәр елны Өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә кергән.

2016 елның 30 сентябре, җомга

Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт, үз гаиләләрендә яшәүчеләрне ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.

  Бүген Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Өлкәннәр көне уңаеннан, “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!” дип исемләнгән балалар иртәсен карарга, төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре чакырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, алар белән бергә яшьлекләренә кайткандай булып, күңел ачып киттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International