Өлкәннәр көне

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

29 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган “Әбием-алтыным, син минем иң якыным!” исемле кичә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, көзге букет бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша әбиләренә изге теләкләрен теләделәр. Әбиләр, дәү әниләр белән бергәләп җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Кичә бәйрәм чәе белән дәвам итте. Бергәләп фотога төшкәннән соң, өлкәннәребез рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International