Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә юл йөрү куркынычсызлыгы атналыгы дәвам итә. 30 сентябрь көнне “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы хакында сөйләшенде. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында кисәтелде.