Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук әлеге чарада, Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән белгечләре белән, түгәрәк өстәл үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Бәйрәмгә килгән һәрбер өлкән кеше рәхмәт хисләре белән таралышты.
Кичә чәй табыны артында узды. Өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллович бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга саулык-сәламәтлек тынычлык ,балаларының,оныкларының кадерлеләре булып яшәүләрен теләде. Бу кичәдә 75 өлкән апа-абыйлар катнашты . Өлкәннәребез өчен концерт китапханәче, Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире Сәрия Гарипова белән берлектә әзерләнде.
Иртә яз – самими балачак ул. Яшьлек еллары шау чәчәкле язларга тиң. Җәйге чор – көч-куәт ташып торган еллар. Көзне исә еш кына картлык белән чагыштыралар. Чыннан да, охшашлык бар шул, ләкин ел фасыллары кабатлана, ә гомер – юк. Ул бары бер генә бөртек. Аны үкенмәслек итеп кичеп, картлыкка барып җиткәннәр, өлкән кеше статусын алганнар бик бәхетле. Күркәм традиция буенча, районда өлкәннәр өчен ункөнлек дәвамында күптөрле чаралар, кызыклы очрашулар, акцияләр үткәрелэ. Баландыш мәдәният йортында 30 сентябрь коне “Гомер көзләрегез якты булсын!» дип исемләнгән өлкәннәр көне уздырылды. Без аларны чәй табыны белән каршы алдык. Өлкәннәр өчен «Башваткыч» уены уйнатылды, уен укучыларыбыз һәм өлкән үзешчәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды.
30 нчы сентябрь көнне 1 нче сыйныф укучыларының Үзәк авыл китапханәсендәге китаплар белән очрашуы шундый девиз астында үтте. Кызыклы уеннар формасында укучылар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләрен аңладылар. Аларга балалар өчен чыгарылган журналлар һәм «Нәниләргә әлифба» китабы ошады. Аннан соң укучылар үзләренә зур канәгатьлек белән китаплар сайладылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары, мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы өлкәннәр тарфыннан җылы кабул иттелде. Бәйрәм соңында өлкәннәребез спонсорлар: Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе , шәхси эшмәкәр Гильмуллиннар әзерләгән чәй табынында дәвам иттеләр.
30 сентября 2016 года в с. Тюлячи, Молодежный центр "Олимп" совместно с активистами Тюлячинской СОШ, провели флешмоб "Дружно, смело, с оптимизмом, За здоровый образ жизни!", посвященный 25 - летию Тюлячинского муниципального района.
26 нчы сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбендә “Балаларның юлларда иминлеген саклау” атнасы узды. Шушы атна кысаларында тематик сыйныф сәгатьләре, кружок занятияләре үтте.Сыйныф җитәкчеләре укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, юл куркынычсызлыгы турында мәгълүматлар бирделәр. Юлларда иминлекне саклау кирәклеген аңлаттылар.
1-го октября в Аланской средней общеобразовательной школе были проведены тематические часы, приуроченные Международному дню пожилых людей. Этот праздник в большинстве стран мира отмечают ежегодно 1 октября, начиная с 1990 года, ведь именно тогда он был подтвержден на собрании Генеральной Ассамблеей ООН. Изначально День пожилых людей было принято проводить только в Европе, однако со временем такой праздник перекочевал и в страны Америки, а уже с девяностых годов прошлого столетия о нем заговорили, как о международном.
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Шушы бәйрәм уңаеннан безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә оештырылган концерт-тамашада катнаштылар, хөрмәтле өлкәннәребезне үзләренең җыр-биюләре белән сөендерделәр.