Кичә чәй табыны артында узды. Өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллович бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга саулык-сәламәтлек тынычлык ,балаларының,оныкларының кадерлеләре булып яшәүләрен теләде. Бу кичәдә 75 өлкән апа-абыйлар катнашты . Өлкәннәребез өчен концерт китапханәче, Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире Сәрия Гарипова белән берлектә әзерләнде.