Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Шушы бәйрәм уңаеннан безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә оештырылган концерт-тамашада катнаштылар, хөрмәтле өлкәннәребезне үзләренең җыр-биюләре белән сөендерделәр.