Иртә яз – самими балачак ул. Яшьлек еллары шау чәчәкле язларга тиң. Җәйге чор – көч-куәт ташып торган еллар. Көзне исә еш кына картлык белән чагыштыралар. Чыннан да, охшашлык бар шул, ләкин ел фасыллары кабатлана, ә гомер – юк. Ул бары бер генә бөртек. Аны үкенмәслек итеп кичеп, картлыкка барып җиткәннәр, өлкән кеше статусын алганнар бик бәхетле. Күркәм традиция буенча, районда өлкәннәр өчен ункөнлек дәвамында күптөрле чаралар, кызыклы очрашулар, акцияләр үткәрелэ. Баландыш мәдәният йортында 30 сентябрь коне “Гомер көзләрегез якты булсын!» дип исемләнгән өлкәннәр көне уздырылды. Без аларны чәй табыны белән каршы алдык. Өлкәннәр өчен «Башваткыч» уены уйнатылды, уен укучыларыбыз һәм өлкән үзешчәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды.