30 нчы сентябрь көнне 1 нче сыйныф укучыларының Үзәк авыл китапханәсендәге китаплар белән очрашуы шундый девиз астында үтте. Кызыклы уеннар формасында укучылар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләрен аңладылар. Аларга балалар өчен чыгарылган журналлар һәм «Нәниләргә әлифба» китабы ошады. Аннан соң укучылар үзләренә зур канәгатьлек белән китаплар сайладылар.