Балаларга Райля Фасхиева милли бәйрәмебез булган-Корбан бәйрзме турында сөйләде һәм презентация күрсәтелде.
Сезне Үзәк урта мәктәбе коллективы исеменнән туган кәнегез белән тәбрик итәбез! Сау - сәламәт булып, бу тормышта күңел тынычлыгы, кайгы - хәсрәтсез яшәргә язсын!
Сезне котлау безгә шатлык,
Сезне котлау - мәртәбә
Тәбрикләргә язсын Ходай,
Әллә ничә мәртәбә.
14 сентябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына кулларыннан килгән ярдәм күрсәттеләр. 8 сыйныф укучылары бу юлы ветеранның өен җыештырдылар. Миңлегөл апа балаларның килүен һәрчак көтеп ала, алар белән тормыш тәҗрибәсен уртаклаша.
Татар теленә өйрәтү буенча шөгыльләр Теләченең беренче номерлы бакчасында, уртанчылар төркеменнән башлап, атнага 3 тапкыр үткәрелә. Татар теле шөгыльләрендәге уңай атмосфера, татар культурасын кабул итәргә бала күңелендә яхшы эз калдыра. Уңай мохиттә башка милләт һәм гореф-гадәтләргә карата дуслык хисләре тәрбияләнә. Кечкенәдән үк бала төрле телләр һәм традицияләр барлыгын белеп үскәч, күп культуралы дөньяда үз урынын тиз табачак. Үз телен яхшы белгән бала, башка телләрне җиңел үзләштерә алачак.
Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячеләре Юсупова Г.Ф., Галиәхмәтова З.А., тәрбияче ярдәмчесе Нургалиева Г.Т. яңа килгән сабыйларны уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. Балалар мөстәкыйль рәвештә кашык тотып ашарга, иптәшләре белән дус-тату уенчыклар белән уйнарга, һавага йөрергә чыгарга, көндез йокларга өйрәнәләр. Сентябрь башыннан Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы 2 нче нәниләр төркеменә яңа килгән сабыйларны кабул итү эшен башлап җибәрде. Бакчабыз җылы, якты, матур, рәхим итегез!`
14 нчы сентябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф. һәм өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибе турында аңлатып үтте. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р. белән логопед Шаймарданова М.Н. кыскача гына үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Бу җыелышта Максабаш фельдшер –акушерлык пункты мөдире Галәвиева Р.И. катнашты. Ул гриппка каршы прививка ясатуның мөһимлеген аңлатты. Шул ук көнне Максабаш балалар бакчасы эшчеләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Врачлар грипп белән авырмас өчен, иммунитетны ныгытырга һәм сакланып йөрергә киңәш итәләр. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк җәяү йөрергә куша. Туклануга исә аерым игътибар бирергә кирәк: көндәлек туклану рационына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә, суган белән сарымсак ашарга. Профилактиканың тагын бер ысулы – урамнан кайтып керүгә үк, кулларны һәм битне сабынлап юу. Шулай ук эш урынындагы һәм өйдәге бүлмәләрне чисталыкта тоту һәм җилләтеп алу да әһәмиятле.
Яхшылыкка көн дә урын бар. Республика күләмендә узучы “Көзге игелек атнасы”акциясендә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары күп кенә игелекле эшләр башкарды. Көчләреннән килгәнчә килгәнчә әби-бабайларга ярдәм иттеләр. Безнең Олы Мишә балалар бакчасына да мәктәп бакчасында үскән иң тәмле алмаларын күчтәнәчкә алып килделәр. Үзләре тәрбияләнгән бакчаны, тәрбияче апаларын, нәни дусларын алар бер дә онытмыйлар. Барыбызга да бик күңелле булды. Кешеләргә яхшылык эшләү - үзеңә дә рәхәт шул.
Әлеге конкурста безнең районнан 1 кеше җиңүгә лаек булды. Ул «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең , гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге житәкчесе Низамова Лидия Мөкәтдис кызы лаек булды.
Өлкәннәр көне уңаеннан “Родник” халлыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлекләрендә “Җылы өй” хәйрия акциясе уздыды, кышка кадәр торак шартларын төзекләндерү буенча ярдәм күрсәтте.Акция барышында социаль хезмәткәрләр һәм волонтёрлар составындагы “Мобиль төркем” сугыш ветераннары,тыл ветераннары,тол калган әбиләребезгә социаль хезмәт күрсәтте.Шулай ук әлеге өлкәннәргә массаж хезмәтедз күрсәтелде.