Татар теленә өйрәтү буенча шөгыльләр Теләченең беренче номерлы бакчасында, уртанчылар төркеменнән башлап, атнага 3 тапкыр үткәрелә. Татар теле шөгыльләрендәге уңай атмосфера, татар культурасын кабул итәргә бала күңелендә яхшы эз калдыра. Уңай мохиттә башка милләт һәм гореф-гадәтләргә карата дуслык хисләре тәрбияләнә. Кечкенәдән үк бала төрле телләр һәм традицияләр барлыгын белеп үскәч, күп культуралы дөньяда үз урынын тиз табачак. Үз телен яхшы белгән бала, башка телләрне җиңел үзләштерә алачак.