Гомуми ата-аналар җыелышы

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

14 нчы сентябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар  җыелышы булып узды.  Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф. һәм өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибе турында аңлатып үтте. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р. белән логопед Шаймарданова М.Н. кыскача гына үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

   Шулай ук җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен  борчыган сорауларын бирделәр һәм бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф.  Теләче №2 балалар бакчасы администрациясе исеменнән әти-әниләр комитеты җитәкчесе Гарифуллина Р.Р., бакча эшчәнлегендә актив катнашкан өчен, рәхмәт хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International