Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячеләре Юсупова Г.Ф., Галиәхмәтова З.А., тәрбияче ярдәмчесе Нургалиева Г.Т. яңа килгән сабыйларны уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. Балалар мөстәкыйль рәвештә кашык тотып ашарга, иптәшләре белән дус-тату уенчыклар белән уйнарга, һавага йөрергә чыгарга, көндез йокларга өйрәнәләр. Сентябрь башыннан Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы 2 нче нәниләр төркеменә яңа килгән сабыйларны кабул итү эшен башлап җибәрде. Бакчабыз җылы, якты, матур, рәхим итегез!`