Бүген Максабаш балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды.

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу җыелышта Максабаш фельдшер –акушерлык пункты мөдире Галәвиева Р.И. катнашты. Ул гриппка каршы прививка ясатуның мөһимлеген аңлатты. Шул ук көнне Максабаш балалар бакчасы  эшчеләре гриппка каршы прививка ясаттылар. Врачлар грипп белән  авырмас өчен, иммунитетны ныгытырга һәм сакланып йөрергә киңәш итәләр. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны чыныктырырга һәм күбрәк җәяү йөрергә куша. Туклануга исә аерым игътибар бирергә кирәк: көндәлек туклану рационына күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә, суган белән сарымсак ашарга. Профилактиканың тагын бер ысулы – урамнан кайтып керүгә үк, кулларны һәм битне сабынлап юу. Шулай ук эш урынындагы һәм өйдәге бүлмәләрне чисталыкта тоту һәм җилләтеп алу да әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International