Китапханә хезмәткәрләре укучыларны якташ язучыларыбыз белән таныштырдылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дөрес җаваплар биргән укучыларга китаплар бүләк ителде. Балаларга шулай ук укырга китаплар тәкъдим ителде, алар үзләренең күңелләренә охшаган китапларны сайлап алдылар.
Балалар Нурмөхәммәт бабайның Уразага багышланган чыгышын тыңладылар, үзләре дә белгән догаларын яттан сөйләп күрсәттеләр. Бу чара барышында балалар Рамазан аенда кешеләргә миһербанлыкны, игелеклелекне, шәфкатьлелекне күбрәк кылырга һәм күбрәк догалар өйрәнергә кирәклеген аңладылар.
Бу бәйрәмдә балалар төрле уеннар уйнадылар, үзара көч сынаштылар. Ахырда һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Берләшмәгә балалар бик теләп йөриләр. Алар анда истә калган әкиятләрен сөйләделәр. Әкияти геройларны сәхнәләштерделәр.
Әлеге сәяхәтебезне " Айдар авылы буйлап- Экскурсия" дип атадык. Балаларга туган якның гүзәллеген, төзелешен, урнашуын, юлларны һәм басу- кырларның киңлеген , авыл эчендәге биналар һәм техникалар урнашкан паркларны күзәтеп, чишмә-инешләрне, балык күлләрен- барсын- барсында рәхәтләнеп күзәтеп йөрдек. Табигать һәм туган якка мәхәббәт , патриотизм хисләрне үстерү,табигать кочагында үзеңне дөрес һәм тәрбияле тоту кебек кагыйдәләрне дә өйрәндек. Балалар әлеге сәяхәттән канәгать калдылар.
Әлеге китапларны китапханәгә Паздерина Ч.И. бүләк итте. Китап укучылар әлеге китапларга уздырылган күзәтүдән дөнья әдәбиятында бөек кешеләрнең тарихи дәверләр алышынуын чагылдырган тормыш юллары белән таныштылар.
4 июль көнне безнең балалар бакчасында “Балалар язучылары көне” билгеләп үтелде. Әлеге көнне барлык төркемнәрдә дә язучылар һәм аларның әсәрләре буенча әңгәмәләр узды. Язучыларның портретларын һәм аларның әсәрләренә рәсемнәр карадылар. Балалар өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аннары мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары ике төркемгә бүленеп, татар һәм рус язучыларының әсәрләренә багышланган викторинада катнаштылар. Викторина барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, төрле дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
27 июнь -1 июль көннәрендә, Олы Мишә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче Сахабиев Хабиль, Казан шәһәрендә үткәрелгән XXI республика күләм балалар, яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале “Алтын каләм” дә катнашып кайтты. Алар шәһәр буенча экскурсияләрдә булдылар, мастер-класслар карадылар. Хабиль Сахабиев фестивальдән III дәрәҗә дипломга лаек булып кайтты.
4 июль конне Телэче муниципаль районынын ЖЧЖ «Алан» территориясында ашлык жыю комбайннарына дэулэт техник карау уткэрелде.
Ашлык жыю комбайннарын техник карау уткэргэн вакытта, механизатор белэн тээмин ителуве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын документлары хэм йорту рохсэте тикшерелде.
Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.
Эзерлекне тикшерудэ Авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Монда һәркемгә күңеленә хуш килгән китапны сайлап алу мөмкинлеге бар: умартачыларга, балыкчыларга киңәш; гөмбәләр, файдалы, зарарлы, агулы үсемлекләр турында мәгълүмат бирүче, бакчачыларга, чәчәк үстерүчеләргә ярдәмлек булырдай, хуҗабикәләргә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне тозлау, кайнату, киптерү ысулларын җиткерүче, йорт хайваннары һәм кош кортлар үрчетүгә кагылышлы һәм башка бик күп киңәшләрне эченә алган китаплар сезне көтә. Күргәзмәгә куелган “киңәшче китаплар” китапханә фондындагы мондый китапларның бер өлеше генә. Китапханәчеләр Сезенең сорау буенча китапларны табуда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.