Айдар мәдәният йорты директоры, һә мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәгә йөрүче балалар белән берлектә, кулларыбызга фотоапппаратлар һәм рюкзаклар алып туган авылыбызның табигатен күзәтергә кузгалдык.

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге сәяхәтебезне " Айдар авылы буйлап- Экскурсия" дип атадык. Балаларга туган якның гүзәллеген, төзелешен, урнашуын, юлларны һәм басу- кырларның киңлеген , авыл эчендәге биналар һәм техникалар урнашкан паркларны күзәтеп, чишмә-инешләрне, балык күлләрен- барсын- барсында рәхәтләнеп күзәтеп йөрдек. Табигать һәм туган якка мәхәббәт , патриотизм хисләрне үстерү,табигать кочагында үзеңне дөрес һәм тәрбияле тоту кебек кагыйдәләрне дә өйрәндек. Балалар әлеге сәяхәттән канәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International