Монда һәркемгә күңеленә хуш килгән китапны сайлап алу мөмкинлеге бар: умартачыларга, балыкчыларга киңәш; гөмбәләр, файдалы, зарарлы, агулы үсемлекләр турында мәгълүмат бирүче, бакчачыларга, чәчәк үстерүчеләргә ярдәмлек булырдай, хуҗабикәләргә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне тозлау, кайнату, киптерү ысулларын җиткерүче, йорт хайваннары һәм кош кортлар үрчетүгә кагылышлы һәм башка бик күп киңәшләрне эченә алган китаплар сезне көтә. Күргәзмәгә куелган “киңәшче китаплар” китапханә фондындагы мондый китапларның бер өлеше генә. Китапханәчеләр Сезенең сорау буенча китапларны табуда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.