ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

Жюри Татарстан республиксының иң эйбәт билингваль балалар бакчасы конкурсына нәтиҗә ясады. Җиңүчеләрне тәбрикләү һәм «Иң әйбәт билингваль балалар акчасы» республика конкурсына нәтиҗә 4 нче июль көнне Түбән Кама шәһәрендә үтте. Конкурста республиканың 155 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе урыннарга чыгып 30 иң әйбәт балалар бакчасын сайлап алды. 24-27 июнь көннәрендә бу бакчалар Казан шәһәрендә үткән конкурсның финал турында чыгыш ясап үзләренең бу юнәлештә эшчәнлекләрен яктырттылар. 30 балалар бакчасы арасыннан 10 балалар бакчасына лауреат исеме бирелде ә 20 балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Җиңүче балалар бакчасы арасында безнең районнан Сауш балалар бакчасы да бар. Ул баллар буенча 6 нчы урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.

 Яңа уку елына әзерлек барышында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акция 31 нче августка кадәр дәвам итә. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Олы Мишә урта мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырабыз. Хәзерге вакытта безнең мәктәптә капиталь ремонт бара.Мәктәбебезне  матур һәм уңайлы итүдә сезнең дә ярдәмне көтеп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез!

   6 июль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Каенкай”  исемендәге ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар белән гражданнарны саклау буенча әйдәп баручы консультант  Хомченко О.Б.  суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Әңгәмәдән соң укучыларга “Суда куркынычсызлык кагыйдәләре” исемле видеофильм күрсәтелде.  Балалар бик күп мәгълүмат тупладылар.

Сайлау твоя-россия.рф сайтында бара


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар анда элеккеге заманда әби-бабайлар кулланган эш коралларын, җигелгән ат арбасы һәм кышкы чананы, жир сукасы, сиртмәле һәм чылбырлы кое, жил һәм су тегермәннәрен күрделәр. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән читлектәге кошларны, җәнлекләрне һәм күлдә йөзеп йөруче аккошларны, каракошларны, урдэк-казларны, кул эчендэге фонтан һәм басмада утыручы “ Су анасын” күзәттеләр. Таганнарда атынып, беседкада утырып ял иттелэр, кафега кереп тәмле сок эчтелэр.

Викторина әкият тематикасына багышланган иде. Матур әдәбият әсәрләре,тәрбияви  эчтәлекле китаплар белән танышу аша бала хыялланырга, иҗат итәргә,башкаларның борчу-шатлыкларын,рухи хәләтен аңларга өйрәнә,әдәп-әхлак кагыйдәләрен,тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса,аның нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак булуы һәркемгә мәгълүм.

Балалар белән төрле уеннар, табышмаклар, мәкальләр аша авылның матур урыннары һәм аларның килеп чагышы тарихы белән танышу булды. Шулай ук чишмәләребезнең килеп чыгышы турында да мәгълүмат бирелде. “Шәйди”, “Гата” чишмәләрендә “кунакта” булып тәмле суыннан авыз иттек.

Күргәзмәгә безнең тормышта мөһим булган гаилә, мәхәббәт, мөлаемлык һәм тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре турында материаллар куелды. Гаиләле булу кешегә ярату, терәк, ышаныч һәм куаныч бирә. Гаилә шулай ук балалар тәрбияләү өчен кирәк. Кызганыч, соңгы елларда яшь буын каршында гаилә кыйммәтенең әһәмияте төште. Шуңа күрә әлеге бәйрәм безгә тагын да яхшыракка омтылырга кирәклеген искә төшерә.

7 июль конне Телэче муниципаль районынын ЖЧЖ «Игенче» хужалыгында ашлык сугу комбайннарына дэулэт техник карау уткэрелде.

    Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен маркетинг-житештеру булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.   

    Ашлык сугу комбайннарын техник карау уткэргэн вакытта, механизатор белэн тээмин ителуве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын  документлары хэм йорту рохсэте хэм шулай ук хэрбер комбайн герметизациялэнгэне, дорес итеп койлэве тикшерелде.

    Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.

     Ашлык сугу комбайннарын техник карауга яхшы итеп эзерлэгэн: Акрос-530-комбайнеры Набиуллин Рустам (ярдэмчесе - Набиуллин Яхъя), Акрос-530-комбайнеры Шагиев Фарит (ярдэмчесе – Ахметзянов Фанил).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International