Балалар анда элеккеге заманда әби-бабайлар кулланган эш коралларын, җигелгән ат арбасы һәм кышкы чананы, жир сукасы, сиртмәле һәм чылбырлы кое, жил һәм су тегермәннәрен күрделәр. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән читлектәге кошларны, җәнлекләрне һәм күлдә йөзеп йөруче аккошларны, каракошларны, урдэк-казларны, кул эчендэге фонтан һәм басмада утыручы “ Су анасын” күзәттеләр. Таганнарда атынып, беседкада утырып ял иттелэр, кафега кереп тәмле сок эчтелэр.