7 июль көнне, Теләче балалар китапханәсендә, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Гаиләм – минем өметем һәм таянычым”, дигән күрсәтмәле китап күргәзмәсе төзелде.

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Күргәзмәгә безнең тормышта мөһим булган гаилә, мәхәббәт, мөлаемлык һәм тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре турында материаллар куелды. Гаиләле булу кешегә ярату, терәк, ышаныч һәм куаныч бирә. Гаилә шулай ук балалар тәрбияләү өчен кирәк. Кызганыч, соңгы елларда яшь буын каршында гаилә кыйммәтенең әһәмияте төште. Шуңа күрә әлеге бәйрәм безгә тагын да яхшыракка омтылырга кирәклеген искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International