"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе

2016 елның 8 июле, җомга

 Яңа уку елына әзерлек барышында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Акция 31 нче августка кадәр дәвам итә. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Олы Мишә урта мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырабыз. Хәзерге вакытта безнең мәктәптә капиталь ремонт бара.Мәктәбебезне  матур һәм уңайлы итүдә сезнең дә ярдәмне көтеп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International