Жюри Татарстан республиксының иң эйбәт билингваль балалар бакчасы конкурсына нәтиҗә ясады. Җиңүчеләрне тәбрикләү һәм «Иң әйбәт билингваль балалар акчасы» республика конкурсына нәтиҗә 4 нче июль көнне Түбән Кама шәһәрендә үтте. Конкурста республиканың 155 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе урыннарга чыгып 30 иң әйбәт балалар бакчасын сайлап алды. 24-27 июнь көннәрендә бу бакчалар Казан шәһәрендә үткән конкурсның финал турында чыгыш ясап үзләренең бу юнәлештә эшчәнлекләрен яктырттылар. 30 балалар бакчасы арасыннан 10 балалар бакчасына лауреат исеме бирелде ә 20 балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Җиңүче балалар бакчасы арасында безнең районнан Сауш балалар бакчасы да бар. Ул баллар буенча 6 нчы урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!