Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер. Урта Мишә авыл китапханәсендә "Студент тормышына сәяхәт" дип аталган әңгәмә –сөйләшү үткәрелде.
Язучы-прозаик, фронтовик шагыйрь Хисам Камаловка 90 яшь тулды. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә язучының иҗатына багышлап “Хисам Камалов әсәрләрендә сугыш кайтавазы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде
Шушы бәйрәм кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә китап укучыларны Татарстанның һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән читтән торып таныштыру уздырылды. Экскурсия яшь китап укучыларга бөтендөнья мәдәни мирасларын саклау кирәклеген төшендерүне максат итеп куйды.
16 апрель көнне Татарстан буенча “Язгы игелек атнасы – яхшылыклар эстафетасы” дип аталган ирекле акция башланып китте. Ул халыкның гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Девизы: Мәрхәмәтле Татарстан: “Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр”.
Шармыш авыл китапханәсе дә әлеге акциягә кушылып “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Кар астыннан чыккан чүпләр җыелды һәм карлар таратылды.
Әлеге акция кысаларында, 16 апрель көнне, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар арасында йөгерү ярышы уздырды.
Тукай рухы яңарган бу көннәрдә китапханәләрдә тирән эчтәлекле төрле чаралар үткәрелеп килә. 15 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова 1-4 сыйныф укучылары катнашында «Шигырьне таны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Викторина сораулары шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы буенча әзерләнде. Катнашучылар Габдулла Тукай биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
16 апрель конне Телэче муниципаль районынын ААЖ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Айдар хэм М.Джалиль булекчэлэрендэ тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды.
Айдар булекчэсендэ техниканы карауга барлыгы 8 берэмлек трактор, 4 берэмлек арба, М.Джалиль булекчэсендэ 13 берэмлек трактор, 8 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр) хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.
Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Һәр атнада дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак ясау, нәтиҗә чыгару, уңышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла. Баландыш төп мәктәбендә бу атнаның линейкасында дежур укучылар һәм чисталык комиссиясе членнарының чыгышы тыңланды. Шулай ук бу атна сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата “Туган тел” декадасы итеп иглан ителде. “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә булып кайткан укучылар үзләренең шигырьләрен сөйләп, декаданы башлап җибәрделәр.