ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Әлге акция кысаларныда 16 нчы апрель көнне Айдар мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә авыл балалары һәм яшүсмерләр «Саф һава-тәнгә дәва» дип исемләнгән күмәк йөгерешкә чыкты.

9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Ульяновск шәһәрендә физик тәрбия буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының ахыргы  этабы үтте. Бу олимпиада да Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Галяветдинов Р. катнашты (укытучысы Гаязов М.Г.). Ул призер дәрәҗәсенә лаек булды. Без аны зур уңышлары белән котлыйбыз!

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х. Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, хисапчылар, зоотехниклар, мал табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыручылар, ферма мөдирләре катнашты.

         Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе үзенең чыгышында терлекчелекнең 1 кварталга эшчәнлеген кәнәгатләндерерлек дип бәяләде. Узган елгы күрсәткечләре белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны – 104%, сөт җитештерү – 104%, мөгезле эре терлек ите җитештерү – 107% артык. Агролак, Алан, Игенче хуҗалыкларының эшчәнлеген бәяләп үтте. Шулай ук киңәшмәдә 2 кварталга мәсәләләр һәм язгы кыр эшләрен уздыру буенча сораулар каралды.

Ел саен төзелеп, сафка басучы объектларның  күп булуы да районның үсешенә зур йогынты ясый. Хәзерге көндә республика программасы нигезендә Шәтке авылы мэдэният йортында реконструкөия эшләре бара.

15 нче апрель көнне  Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район беренчелегенә уздырылган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар.Өстәл теннисы уенын популярлаштыру, спорт уеннарына кызыксыну арттыру максатыннан оештырылган бу ярышта мәктәбебез командасы  2 нче призлы урынны алды.Ярышта мәктәп данын яклаган барлык укучыларга да рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.

15 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында районның яңадан оешуына 25 еллыгы уңаеннан 2001-2002 елгы,  2003 елгы һәм 2004-2005 елгы кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге уздырылды. Ярышта районның 7 мәктәбеннән 77 укучы катнашты.  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе командасы 2 урын яулады. Җиңүчеләр: Шугаепов Ильзир – 1 урын, Гаязетдинов Расуль – 3 урын, Исламов Фаиль – 3 урын.

Һәркемнең кулында иде-балалар ясаган открыткалар белән кылу изге гамәлләре һәм шарлар торган бүләкләү иттек шатлык һәм сәләтле елмаю бу йөзләрдә кеше була. Балалар бүләк иттеләр шарлар һәм открыткалар кешеләргә. Чара акциясе кысаларында, "Язгы Игелеклелек атнасы". Яхшы кәеф тәэмин ителгән иде көне буена кешеләргә бүләк иттеләр шарлар, һәм кешеләргә. Язгы игелек атнасы башланды, һәм алда егетләрнең тагын бик күп игелекле эшләр.

     Кичэ, 15 апрель конне Телэче муниципаль районынын ААЖ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Узэк хэм Сауш булекчэлэрендэ тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды.

    Узэк булекчэсендэ техниканы карауга барлыгы 15 берэмлек трактор, 5 берэмлек арба, Сауш булекчэсендэ 12 берэмлек трактор, 5 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде.    Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр) хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.

    Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International