16 нчы апрель көнне 5-10 нчы сыйныф укучылары җитәкчеләре белән Теләче урта мәктәбенең барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга бик зур рәхмәт.
- «Без ГТО га әзер»
-«Язгы яхшылык эшләү атнасы »
- «Спортлы Татарстан».
Шул уңайдан безнең мәктәп «ГТО буенча иң яхшы стенд” фотооматериал конкурсында катнашачак. “ Спортлы Татарстан” физкультура буенча бердәм дәрестә катнаштылар.
14 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Котдусова Алмазия Кукмара районы Олы Сәрдек мәктәбендә үткәрелгән “Первые шаги в науку » исемле фәнни – эзләнү, проектлар һәм иҗади эшләр конференциясендә катнашып, “Первые шаги в науку” секциясендә III урын яулады (җитәкчесе Каримуллина Мавлия М.) Котлыйбыз!
Агымдагы елның 15 апрель көннерайоныбызның "Батыр" спорткомлексында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Әлеге бәйрәм-ярышны Теләченең3нче номерлы балалар бакчасының физкультура тәрбиячесе Валияхметова Г.И. һәм Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н.алып бардылар. Ярышта ике бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннарбикмавыктыргычы һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярышаторгач, уртаксчетның 2:2 булып, үзарадуслыкҗиңгәненсизмидәкалдылар.Бәйрәмахырындаоештыручыларәти-әниләргәҗылытеләкләренҗиткереп, һәрбалага-гаиләгәграмотаөләште.Бәйрәмдәкатнашучыата-аналармондыйбәйрәмнәрнеңешракузуынтеләп, көләчйөз, рухикүтәренкелекбеләнтаралыштылар.
14 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе 9-10 нчы сыйныф укучылары район күләмендә уздырылган хәрби-патриотик фестивальдә катнаштылар. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чараның максаты булып укучыларда хәрби-патриотик тәрбия хисләре булдыру тора.Фестивальдә агитбригада презентация яклады, әдәби-музыкаль чара күрсәтте.Мәктәбебез агитбригада чыгышы фестивальнең җиңүчеләре дип танылды һәм республика турына үтте. Укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез.
Теләче районыннан Татарстан командасы составында Олы Нырсы мәктәбе укучысы Рәдиф Галәветдинов (укытучысы Марат Гаязов белән) катнашып, уңышка ирешеп кайтты. Укучылар спортның баскетбол, җиңел атлетика, гимнастика төрләре буенча көч сынаштылар, физик тәрбия теориясе буенча тестлар эшләделәр. Шулай ук олимпиада программасы нигезендә, катнашучылар ГТО нормативларының үз баскычларына туры килүче 8 төреннән тест тапшырдылар. Нәтиҗәләр буенча, Рәдиф Галәветдинов Россия буенча 118 катнашучы арасында 35 нче урын алып, “Призер” исеменә лаек булды. Олимпиада нигезләмәсе буенча, автомат рәвештә, Рәдиф укучылар арасында 2016/2017 уку елында узачак физик тәрбия фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу хокукына ия булды.
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Безбергә# МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларына таянып, 2016 елның 16 апреле көнендә “Изге эшләр яхшы кешеләрдән башлана” дип исемләнгән акция башланып китәчәк.
Шушы акция башлану максатыннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 2016 елның 15 апреле көнне оешма территориясен җыештыру һәм яшелләндерүне оештырдылар.
15 нче апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү максаты белән – бакчабызда халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” узды. Әйе,халкыбызның иң популяр ,иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе- һичшиксез,карга боткасы.
Борын- борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.
Бәйрәмебезне ,матур шигырьләре белән , бакчабызның уртанчы төркеменә йөрүче балалар башлап җибәрделәр. “Көн” белән “Төн” булып киенеп килгән тәрбияче апалары ,бәйрәмебезнең кунаклары булып ,балалар белән биеделәр,җырлар җырладылар, балаларга төрле мавыктыргыч,күңелле уеннар уйнаттылар. Кара каргаларның бәйрәмгә “ очып килүләре” дә.бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Балалар өчен көтелмәгән кунак- Хуҗа Насретдин булгандыр. Ул үзенең “атына атланып”, балаларга төрле мәзәкләр,табышмаклар һәм әлбәттә инде, уеннарын алып килгән иде.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше,әлбәттә инде боткадан авыз итү булгандыр. Балалар ботка ашап кына калмадылар,ә бу бәйрәмгә хас булган теләүләр : җирдән муллык, күктән яңгыр.кояштан җылылык,табигатьтән бәрәкәт,илгә туклык әйтеп сорадылар.
15 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында районның яңадан оешуына 25 еллыгы уңаеннан 2001-2002 елгы, 2003 елгы һәм 2004-2005 елгы кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге уздырылды. Ярышта районның 7 мәктәбеннән 77 укучы катнашты.