Әлеге съездга безнең районнан Социалистик Хезмәт Герое Г. Г. Каримова чакырылды.
2016 елның 14 нче апрель көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәдгалиева Зәлхәбирә Набий кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәлхәбирә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярыбыз бугенге көндә малае гаиләсендә тыныч картлык кичерә.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Шармыш авыл китапханәсендә Тукайның шигырьләрен халыкка җиткерү буенча эш алып барыла.
Китап һәм иллюстрацияләрдән торган «Габдулла Тукай - әкиятче» исемле күргәзмә, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдыручы стенд китапханәгә ямь биреп кенә калмый, китап укучыларда “Тукай язы –шигъри яз” кебек конкурсларда катнашу теләге дә уята. Әлеге конкурска 5 сыйныф укучысы Колбасова Ксениянең “Су анасы” рәсеме һәм Артомонова З.М.ның үзе иҗат иткән “Бөек Тукайга” дигән шигыре җибәрелде.
2016 елныӊ 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайныӊ тууына 130 ел тула. Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Сөекле шагыйрь Габдулла Тукай» дигән стенд эшләнде һәм «Милләтемнеӊ кояшы син, и моӊлы, нурлы Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә балалар өчен дә, олылар өчен дә китаплар урын алды.
Баландыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә “Яшь сайлаучы синең өчен” дип исемләнгән акция кысаларында 15 апрель көнне яшь сайлаучылар белән очрашуда булдык. Агымдагы елда яңа гына үзләренең 18 яшьлекләрен билгеләп үтүчеләргә беренче тапкыр сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Әлбәттә, бер тапкыр да сайлауда катнашмаган яшь кеше югалып калырга, бу очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Шуларны истә тотып чарада укучыларга сайлауларның ни өчен кирәк булуы, аларда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде.
Без очрашуда катнашучы укучыларны Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге, сайлау системасы, үзәк сайлау, территориаль сайлау участоклары турында, сайлау участокларында ни эшләргә кирәклеге, бюллетеньнәрдә нинди графалар булуы һәм башка шундый четерекле пунктлар белән һәм катнашучыларны сайлау тәртибе белән таныштырдык.
Баландыш авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре (сайлау комиссиясе членнары) Баландыш төп мәктәбендә яшь сайлаучылар белән очрашып «Бүген-укучы, иртәгә-сайлаучы» дигән дәрес үткәрделәр. «Син -булачак сайлаучы» дигән презентация күрсәтелде.
Тирә-юнебездәге чисталык аны булдыручыдан гына тормый, чисталыкны саклау һәм яшәү тирәлеген матурлау - барыбызның да уртак бурычы, һәм башкалар хезмәтенә ихтирамның.
15 апреля в Старозюринской средней общеобразовательной школе с целью повышения правовой культуры молодежи, развития интереса молодежи к участию в политической жизни, гражданской ответственности, интереса к избирательному законодательству и процессу был проведен «День молодого избирателя» с учащимися старших классов. Учитель обществознания Гарифуллина Р.С. , сама проработавшая наблюдателем во время выборов местные органы власти, провела тематический урок «Мой выбор». Учащиеся познакомились с историей возникновения и развития избирательной системы России, с правами избирателей. На уроке приняла участие Шарафиева Д.Р., долгие годы проработавшая секретарем Старозюринской избирательной комиссии и нынешний секретарь Маннанова Д.Н. Они познакомили присутствующих с системой избирательных комиссий, избирательным процессом. В рамках данного мероприятия было проведено небольшое испытание на эту тему – викторина на знание избирательного законодательства. Викторина сопровождалась показом электронной презентации.
Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы җеп һәм ялтыравыклар белән күргәзмәлек өчен экспонат эшләргә өйрәтте. Өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызының мастер-кассы бию юнәлеше буенча оештырылды.
Семинарда сүз балалар бакчаларында балаларның сәламәтлеген саклау технологияләрен куллану һәм булдыру турында барды. Семинарда Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.