ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

    14 апрель  көнне Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Котдусова Алмазия (житәкчесе Каримуллина Мәүлия Мәхмүт кызы) Кукмара  районы Олы Сәрдек гимназиясендә үткәрелгән, Россиядә кино  һәм Татарстанда сулыкларны саклау елына багышланган Сагит Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни - практик  конференциясендә катнашып, “Фәнгә беренче адымнар”  исемле    номинациядә III урынны яулады. 

Киңәшмәдә “Географиядән имтиханга әзерләүдә ннтернет ресурсларның роле”, . Укытучыларның эш тәҗрибәре белән уртаклашу. География буенча укыту-методик комплектының икенче буын стандартларын үзләштерү темалары каралды. Киңәшмәдә “География” фәне кураторы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы, район методик берләшмә җитәкчесе Аскарова Флюзә Гайсә кызы, география укытучылары : Казакова Энҗе Рәис кызы, Муллахметова Раушания Эмин кызы, Ахварова Альбина Әхәт кызы, Шайхиева Ильсеяр Миңнәхмәт кызы чыгыш ясадылар.

13 апрель көнне Олы Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпнең укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары, педагог-психолог, 9-11 сыйный укучыларының сыйныф җитәкчеләре өчен “Белем бирү процессында БДИ әзерләгәндә катнашучыларга педагогик һәм психологик юнәлеш бирү “ дигән темага семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасының укытучылар белемен үстерү  институтыннан Бородаева Альбина Фаридовнаһәм  Герасимова Вера Владимировна катнаштылар. Алар семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар. Семинар ахырында түгәрәк өстәл оештырылды. 

12 апрель көнне Үзәк урта мәктәбендә “Фәннәрне укыту буенча гомуми күнекмәләр формалаштыруда укытучының нәтиҗәле эш алымнары” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде.  Үзәк урта мәктәбе  укытучылары Фәхретдинова Миләүшә Сәгыйть кызы 1 сыйныфта технология фәненнән “Яз, яз һәм язга барда шат” темасына, Гатауллина Хания Салимхан кызы 2 сыйныфта Әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Аңлы кеше – табигатьнең бер өлеше” темасына ачык дәресләр, Петрова Ильмира Рифхат кызы 3 сыйныфта “Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге” темасына мастер класс күрсәттеләр.

      Семинарда  4 сыйныф укытучылары Низамева Люция Рифгат кызы ( Үзәк мәктәбе, рус теле), Бикчантаева Гөлфия Рашит кызы (Олы Мәтәскә мәктәбе, математика), Әскарова Фирдәүс Мәснәви кызы (Теләче урта мәктәбе, әйләнә – тирә дөнья фәне) фәннәр буенча Бөтенроссия тикшеренү эшләренә әзерлек максатыннан, өйрәтү характерындагы практик  эшләр үткәрделәр.

      Район мәгариф бүлеге методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы семинарда “Укытучылар  һәм укучылар белән үткәрелгән диагностик тикшеренү эшләре нәтиҗәләре”, башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы “Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында  хәзерге заман мәгълүмати ресурсларны куллану методикасы” дигән темага чыгыш ясадылар.

      Семинарда катнашучылар Узәк урта мәктәбенең музеенда булдылар. Семинар барышында укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар һәм фәннәрне укыту буенча гомуми күнекмәләр формалаштыруда укытучының нәтиҗәле эш алымнары билгеләнде.

Бу атна буена электр куркынычсызлыгы  темаларына сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, иртәләр, рәсем конкурслары  үткәрелде .Үткәрелгән мероприятиеләр электр куркынычсызлыгы буенча укучыларның сәламәтлеген саклауда мөhим эш булып тора.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен  уздырды.

Бу очрашу "Мәрхәмәтле Татарстан"акцияәсе нигезендә үтте. Педагог-организаторлар һәм активистлар ярдәм йөзеннән  балаларга баллы күчтэнэчлэр һәм бүләкләр алып бардылар. Шулай ук безнең тарафтан күрсәтелгән концер номерларын балалар яратып карадылар.    

11 апрелдә  көннең беренче соравы буенча Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Мухаметзянова Алсу Илдус кызы “Сайт төзү – үз мөмкинчелекләреңне күрсәтү буенча һәм тәҗрибә уртаклашу буенча  зур этәргеч” исеме астында мастер-класс күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча район мәгариф бүлеге методист –психологы Хазипова Сәйлән Нәгыйм кызы психологик тренинг оештырды.

 

В рамках санитарного двухмесячника уполномоченные должностные лица по составлению протоколов об административных правонарушениях протоколов осуществили 14 апреля выезд в с. Старые Зюри. Входе рейда выявлены несанкционированная свалка отходов в овраге по улице Казанская, составлены 8 протоколов об административных правонарушениях протоколов, проведены профилактические беседы, проведен мониторинг соблюдения Правил благоустройства Старозюринского сельского поселения. Напоминаем минимальный штраф по статье 3.6 КоАП РТ (нарушение правил благоустройства) составляет 2000 рублей. Рейды должностными лицами будут продолжены.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International