Укучылар бик актив катнаштылар. Алар бик күп рәсемнәр ясап китерделәр. Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә китапханәче Хузиахметова З.Г шул рәсемнәрдән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең исеме ”Һаваларда җырчы кошкайлар” дип аталды.
Чыннан да, җәүһәр ул- кыйммәтле таш. Әгәр аны сакламасаң, ул югалырга мөмкин. Сәламәтлек тә шулай. Әгәр сау- сәламәт вакытта сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалткан саулыкны кайгырту бик кыен. Шуңа күрә, сау- сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Саулык – зур байлык” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.
7 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе базасында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уздырылды.Теләче муниципаль районы положениясе нигезендә Олы Мишә урта мәктәбе ПЭП №5 эвакуацион пункты булып тора.Мәктәп коллективы Олы Мишә җирле үзидарә белән берлектә төрле группаларга бүленеп хезмәт күрсәттеләр. Тикшерүчеләр тарафыннан документацияләр белән дөрес эш итү, барлык эшләрне оператив башкару, тревоганы дөрес кабул итә белүгә уңай бәя бирелде.
Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче укучы балалар белән шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре укылды. Театр сөючеләр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән аның халыкка билгеле булган “Таз” әсәре сәхнәләштерелде.
6нчы апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында " Единая образовательная философия дошкольного и начального общего образования - как средство реализации ФГОС " дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте. Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
2016 елның 7 апрель көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормышлы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләдәге балалар белән, “Семицветик” дип аталган программа кысаларына таянып, “Мин барысын да булдырам!” дип исемләнгән бишенче дәресләрен үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балаларның үзләрендә ышаныч хисен арттыру һәм бер-берсен ишетә белүне арттыру.
Айдар авылы китапханәсендә 7 нче апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлек- җәүһәр, ләкин тиз югала" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юлларын, ысулларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан китап- журналлар, белешмәлекләр урнаштырылды.
Балалар командаларга бүленеп спорт ярышларында сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
"Мәдәният яктылык чыганагы" һәм Теләче муниципаль районы кабат оешуга карата төзелгән "Туган җирем-Теләче" дип исемләнгән стенд авыл мәдәният йортын бизәп һәм матурлыкка өндәп тора.
Укучылар аның “Таз ”шигырен сәхнәләштереп, шигырьләрен, җырларын өйрәнәләр.