2016 елның 7 апрель көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормышлы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләдәге балалар белән, “Семицветик” дип аталган программа кысаларына таянып, “Мин барысын да булдырам!” дип исемләнгән бишенче дәресләрен үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балаларның үзләрендә ышаныч хисен арттыру һәм бер-берсен ишетә белүне арттыру.
Әлеге сораштыруда тормышлары социаль яктан авыр булган һәм куп балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз торучы пенсионерлар, инвалидлар һәм комплекслы ярдәм күрсәтү оешмасында исәптә торучы башка категориядәге кешеләр дә катнашты.
Киңәшмәдә “Биология hәм экология дәресләре өчен укыту методик комплект булдыруның авторлык методикасы. Укытучыларның эш тәҗрибәре белән уртаклашу. Химия, биология буенча укыту-методик комплектының икенче буын стандартларын үзләштерү темалары каралды. Киңәшмәдә “Химия – биология” фәннәре кураторы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы, район методик берләшмә җитәкчесе Пашина Алевтина Петр кызы, химия, биология укытучылары Ибраева Ризәлә Зәкиҗан кызы, Шаяхмәтова Ләйлә Гыйлмулла кызы, Николав Анатолий Владимир улы, Хөсәенов Рөстәм Мансур улы чыгыш ясадылар.
Анда хезмәтне саклау өчен җаваплы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы янгын куркынычсызлыгы буенча үтүче республика конкурсы нигезләмәсе белән, язгы чорда белем оешмалары эшләргә тиешле чаралар, Хезмәтне саклау айлыгы, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, антитеррорчылык, янгын куркынычсызлыгы, су басуларга каршы мероприятиеләр белән таныштырды. Хезмәтне саклау документлары да тикшерелде.
6 нчы апрельдә район мәгариф бүлегендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча район семинары үткәрелде. Семинарны мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна үткәрде.
Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗановна “Укучыларны имтиханнарга әзерләү методикасы” белән таныштырды. Методик берләшмә җитәкчесе Абдуллина Гөләндәм Ахуновна “Хокук һәм җәмгыять белеменнән белем бирүдә заманча технологияләр, сәләтле балалар белән эшләгәндә аларны практик тормышка ашыру” темасына чыгыш ясады. Семинар нәтиҗәле үтте.
5 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ” 9 нчы сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрү турында” дигән темага район семинары үткәрелде. Семинарны район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна алып барды. Ул укытучыларны ФДББС буенча кертелгән яңалыклар белән таныштырды.
Татар теле эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясе экспертлары Мөбинова Гөлнара Гаптелманнафовна, Кәримова Гөлназ Фәритовна, Николаева Альбина Мәгъсүмовна, Якупова Ләйлә Мидхәтовналар укытучыларны укучыларның эшләрен бәяләү критерийлары, аның методикасы белән таныштырдылар. Семинар бик эшлекле узды. Укытучылар үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
5 март көнне “Батыр” спорт комплексында 2005-2006 һәм 2007 елдан яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча “Надежды Татарстана” ярышында катнашу өчен команда туплау максатыннан җыен-тренировка уздырылды. Районның Теләче, Максабаш, Баландыш мәктәпләреннән барлыгы 27 спортчы катнашты.
2016 елның 7-8 апрель көннәрендә Казан ярминкәсендә “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) дип исемләнгән ачык республика чемпионаты булып үтте. Бу чемпионат эшче һөнәрләренеңдәрәҗәсен күтәрү максаты белән уткәрелде. 8 апрель көнне Алан, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Теләче, Үзәк урта мәктәпләреннән 105 кеше әлеге чемпионатта катнашып,күргәзмәләр залында эшче һөнәрләр турында мастер класслар карап кайттылар.
6 апрель көнне районның педагогик медик – психологик комиссия - ПМПК булып узды. ПМПК составына: мәгариф бүлеге начальнигы, психолог, дефектолог, социаль педагог, логопед, табиб-психиатр, табиб-невролог, педиатр керде. ПМПКның эшчәнлек максаты - мөмкинлекләре чикле булган балаларны ачыклау, аларны комплекслы тикшерү һәм тәкъдимнәр әзерләү, балаларга психологик-медик-педагогик ярдәм оештыру. Баларларны тикшерү ата-аналар катнашында узды. Барлыгы 5 бала тикшерелде. Балаларгапсихологик-медик-педагогик ярдәмк үрсәтелде. Шулай ук, балаларның ата-аналарына, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә дә комиссия тарафыннан рекомендацияләр бирелде.
6 нчы апрель көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында "Бердәм белем бирү фәлсәфәсе мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү чарасы буларак, федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының мәктәп методик берләшмә җитәкчеләре өчен семинар - киңәшмә үткәрелде.