7 апреля в Старозюринской средней школе состоялись учения по гражданской обороне, которые провел Алексеев А.В. Александр Викторович проверил умение заполнять документы, действия, которые должны выплнить каждая группа. Нам поступил сигнал "Воздушная тревога", по которой все спустились в укрытие. Все было выполнено по рекомендациям, за что было поставлена оценка "готовы".
Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китапханәдә шулай ук әкият китапларыннан торган «Яшәгән ди, булган ди» исеме астында китап күргәзмәсе куелды.
Китапханәчеләр авыл һәм китапханәләр тарихына багышланган презентацияләрне яклап комиссия алдында чыгыш ясыйлар. Әлеге бәйге 8 апрельдә тәмамланачак.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.
6нчы апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында " Единая образовательная философия дошкольного и начального общего образования - как средство реализации ФГОС " дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте.
Секциянын беренче өлешендә Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Гайфиева Р.Х. һәм Галиәхмәтова З.Ә. ;педагог-психологы Зиннатова Г.Р.; инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер класслар белән дэвам итте .
Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады.Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС керүгә бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
Шушы уңайдан һәр укучыга сыерчык оясы ясап алып килергә кушылды. 4 нче сыйныф укучылары да бу эштә актив катнаштылар. Ерак аралардан исән-сау кайткан канатлы дусларыбыз өчен яңа оялар әзер. Рәхим итегез!
1 енче апрельдән Максабаш балалар бакчасында хезмәтне саклау айлыгы башланып китте. Шушы максаттан хезмәткәрләр белән “Эш урынында бәхетсезлек очракларын булдырмау” темасына әңгәмә үткәрелде
Кара каргалар - язның беренче хәбәрчеләре. Борынгы заманнардан бирле кешеләр әлеге кошларга хөрмәт белән караганнар. Алар хөрмәтенә “Карга боткасы” оештырганнар. Бүген безнең балалар бакчасында да әлеге бәйрәм узды. Балалар – бәйрәмнең төп катнашучылары булдылар. Иртән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалалар группадан группага йөреп бәйрәмгә ярма, йомырка, май җыйдылар һәм барысын да бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм балаларның күңелле җырлары - биюләре, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту белән үрелеп барды. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды.
Кичэ, 6 апрель конне Телэче муниципаль районынын ООО «Игенче» хужалыгында тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хужалыгы машиналарын язгы-кыр эшлэренэ эзерлеге буенча кинэшмэ уткэрелде.
Техниканы карауга барлыгы 24 берэмлек трактор, 9 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Шулай ук, тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.
Эзерлекне тикшерудэ авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
5 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбе базасында
” Татар теленнән бердәм республика тестларына әзерлек” дигән темага районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар оештырылды.Семинарны район мәгариф бүлеге милли белем һәм халыкара хезмәттәшлек буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева алып барды.Семинар бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен борчыган,кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.