ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

   На заседании члены регионального оргкомитета утвердили графики встреч и дебатов. Первые встречи с избирателями в Татарстане уже стартовали, а вот премьера дебатов состоится 2 апреля. Первая встреча конкурентов по политической борьбе состоится в Казани. Днем ранее руководитель оргкомитета, заместитель председателя Государственного совета РТ Юрий Камалтынов сообщил, что большинство дебатов пройдет на площадке в региональном исполкоме «Единой России». «Чтобы практически свести к нулю расходы на транспортные издержки, аренду помещений и оплату аренды видеооборудования», - объяснил он.

26 нчы март көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Аҗаган-2016” хәрби –спорт уенының район туры үтте. Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирә торган бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән “Солдатушки” командасы катнашты. Уен 5 блоктан торды.Ярыш барышында командаларның хәрби һәи физик әзерлекләре тикшерелде. Безнең, 14 укучыдан торган команда барлык сынауларны да уңышлы үтте. Гомуми нәтиҗәләр чыгарганнан соң “Солдатушки” командасы 3 нче призлы урынга лаек булды. Без укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, һәрвакыт шулай ихтыяр көчле,туган илебезнең патриотлары булуларын телибез!

Безнең бакчабызда балаларның ирекле,сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар:кибет,гараж, хастаһанә һ.б. Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Бәйгедә Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә, Арча районнарында призлы урынга чыккан педагоглар үзара көч сынашты. Бу бәйгедә безнең Теләче районы данын яклап педагог-психолог Хазипова С.Н. һәм Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. катнашты. Көч сынашучы тәрбиячеләр жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр.

Бигрәк тә балалар каникул чорында. Каникулларны алар түземсезлек белән көтеп алалар.  Без  25 март көнне балаларны ял клубына җыйдык. Бу аларның язгы каникул чорына туры килде. 1нче, 2нче, 3нче, 4нче сыйныф укучылары  2 командага бүленеп зирәклектә һәм тапкырлыкта көчләрен сынаштылар. Алар өчен  күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

   24 - 25  нче март көннәрендә  Казан федераль университетында  һәм 18 нче татар гимназиясендә  «Развитие творческого потенциала личности в процессе обучения естественно-географических дисциплин в школе и вузе: предметный и метапредметный подход» темасына Бөтенроссия фәнни – методик конференциясе үткәрелде. Конференциядә география фәнен укыту буенча актуаль проблемалар күтәрелде, чыгышлар тыңланылды, мастер- класслар үткәрелде. Бөтенроссия фәнни – методик конференциясендә Теләче урта гомумбелем мәктәбенең  милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова катнашып, укыту - тәрбия буенча яңа   тәҗрибә үрнәкләрен өйрәнеп кайтты.

25 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2001-2004 нче елгы малайлар арасында мини-футбол ярышы үтте.Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә команда катнашты .Мини футбол спорт уены мәктәбебездә популяр. Бу спорт төре белән укучыларыбыз түгәрәктә дә шөгыльләнә.Район күләмендә узган ярышта,11 команда арасында, безнең команда 3 нче призлы урынны алды. Яшь футболистларыбызга уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән балаларның һәм яшьүсмерләрнең “Другое измерение”  III Бөтенроссия театр осталыгы фестиваленә әзерлек максатыннан репетицияләр үткәрә.

 Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. китапханәгә килүчеләрне татар язучысы Госман Бакировның китаплары һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кайдан өстәмә мәгълүмат табып булуы хакында да әйтеп узды. Балалар игътибарына язучының тормышы турында елмаерга, ә кайбер очракларда киресенчә еларга мәҗбүр итә торган кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Безнең китапханә балаларны чит ил һәм рус әдәбиятыннан тыш, туган як әдәбиятын укытуга да тартырга тырыша. Халкыбызның яшәү рәвешен һәм миләтебезнең холык үзенчәлекләрен без нәкъ менә шунда күрәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International