ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 19-21 февралендә Казан шәһәрендә кул сугышы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

 Спорт мәктәбе тренеры Равдин Юрий җитәкчелегендә    Теләче мәктәбе укучылары-Белоусова Виктория, Абдуллин Заһид, Абдуллин Әнвәр, Шакиров Кәрим  да катнашты.

Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 9-11 сыйныфлар өчен “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән темага парламент дәресе үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хасаншина З.Р. әлеге төшенчәләрнең үзара бәйләнешен аңлатты, һәр укучы үз фикере белән уртаклашты.Кешенең хокукларын, аларның Конституциядә ничәнче закон икәнен искәртеп китте. Шулай ук укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» ТР Законының 9 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасының ике дәүләт теле республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә тигез күләмдә укытыла.
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле, иң матур милли киемнәре - үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары. Ләкин, һичшиксез, һәрбер милли кием, һәрбер халыкның гөреф-гадәте, үзенчәлекле, бай тарихлы.
Без дә балалар бакчасында бу көнне билгеләп үттек,шигырьләр сөйләдек,биедек,"Татар теле-дуслык теле"дигән презентация карадык ,ахырда Г.Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп җырладык.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

Нәкый Исәнбәт .

21 февраль көнне район мәдәният йортында Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык 2016” телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Бу фестивальдә районның барлык мәктәпләре дә катнашты. 5-21 яшьтәгеләр “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”,  номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Аларны урыннарда билгеләнгән жюри бәяләде.

 Фествальдә  мәдәният йортыннан, “Аленушка”, “Кояшкай” һәм “Шатлык” балалар бакчасыннан,  14 район мәктәбеннән, балалар сәнгать мәктәбеннән, балалар иҗат үзәгеннән  барлыгы  170 бала катнашты. 

20 февраль көнне, Шәтке боз мәйданчыгында  “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” Заляев Алмас Гали улын искә алып, 2003 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында хоккей ярышлары булып узды. Теләче, Югары Кибәхуҗа,Үзәк, Шәтке, Иске Җөри мәктәпләреннән 5 команда, Мамадыш районыннан 1 Берсут командасы катнашты.

Атна дәвамында бакчабызда “23нче февраль-Ватанны саклаучылар” көненә багышланган күп төрле чаралар узды. Бүген 20нче февраль көнне бакчабызда атналыкны йомгаклап , малайлар арасында “Тапкырлар һәм җитезләр” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче малайлар ,ике командага бүленеп, көч сынашты. Бәйрәм кызларның  малайларга багышланган җырлары  белән башланып китте. Кызларның шушы матур җырлары ,бәйрәмебезгә ямь,командаларга көч өстәп җибәрде дисәк тә ялгыш булмас. Ярышлар  өчен биремнәрнең  иң кызыклары әзерләнгән иде.  Малайлар “солдатлар” һәм “моряклар” булдылар , төз атуда һәм  җитезлектә  үзләренең көчләрен сынаштылар.  Һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин ,малайлар!

Тиздән Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан "Тылсымлы пәрәвез"  түгәрәгенә  йөрүче балалар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчлегендә,  әтиләренә бүләк әзерләделәр. Алар бүләккә  топиарий ( Бәхет агачы ) ясадылар.  Топиарий – Бәхет агачы  - атлас ленталар, төсле ташлар, мәрҗәннәр тезеп яки кәгазь һәм тукымадан ясалган кечерәк кенә агачлар. “Тылсымлы пәрәвез” түгәрәгенә йөрүче укучылар агачларын ясалма акчалардан ясадылар.  Әлеге бүләкләр яраткан  әтиләренең күңелләренә хуш килер дип уйлыйбыз. Һәм өй өчен дә бик матур бизәгез ролен үтәр.

15-21 нче февраль көннәрендә Баландыш төп мәктәбендә Туган тел атналыгы үткәрелде. Биредә төп чаралар патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Аерым алганда, 15 февраль көнне “Ил онытмас сине, Муса Җәлил!” дигән темага әдәби иртә, 18 февраль көнне М. Җәлил әсәрләренә иллюстрация ясау бәйгесе, 20 февраль көнне герой-шагыйрь әсәрләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелде, атна дәвамында Җәлил әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чараларда 2-6 нчы сыйныф укучылары аеруча актив катнаштылар.

Теләче мәдәният йортында “Теләчем – туган төбәгем” дип исемләнгән фестиваль– конкурста Балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче “Энҗе бөртекләре” фольклор -бию түгәрәге укучылары һәм “Балкыш ” бию коллективы чыгыш ясады. Җитәкчеләре өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш Илсур кызы. Балалар бик матур биюләр белән халык күңеленә керделәр. Шулай зур сәхнәләрдә катнашулары безне бик тә сөендерә.

19нчы февральдә Олы Мишә урта мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең  110 еллыгына багышланган “Бар гомеремне илгә багышладым” дип аталган шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән тагын да тирәнрәк таныштылар. “Вәхшәт” шигыре буенча эшләнгән видеоролик карап,фикер алыштылар.Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.Шушындый чаралар аша укучыларыбызда туган илгә мәхәббәт,патриотик хисләр тәрбияләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International