2нче сыйныф укучысы Сафин Тимур Республика күләмендә үткәрелгән “Мин һәм Кызыл китап”дигән экология конкурсында катнашып, Грамота белән бүләкләнде, җитәкчесе Сафина А. Э-га Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!
31 гыйнвар көнне Теләче муниципаль районында 1-11 сыйныф укучылары һәм районнын олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды. Бу ярышларда безнен Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашты. 8 сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим 1урынны яулады.
«Пушкин картасы» проекты кысасында 27 январь көнне Сауш авыл китапханәсендә алмаз бөртеклэре белэн чигү техникасында картиналар ясау буенча осталык дәресе уткәрелде.
Сауш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Блокадный хлеб» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына видеофильм тәкъдим ителде. Катнашучылар камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең нинди авыр сынаулар үтүләре турында белделәр: ачлык һәм салкыннар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар турында бик күп мәгълүматләр җиткерелде. Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы, район мәгариф бүлеге, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә”диеп аталган сәхнә иҗаты әсәрләре буенча өченче тапкыр республикакүләм бәйге игълан ителгән иде.
8 сыйныф укучылары технология укытучысы Мубаракшина Ф. Г. белән бергә Әфган сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар. Мондый игелекле эшләр безнең мәктәптә даими үткәрелә.
26-28 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 4 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
28 - 30 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 11 сыйныф укучысы Ибраһимова Эльмира призер булдылар! Укытучылары: Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы, Асадуллина Зөлфия Наил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
Шәмәрдән лицеенда «Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы " республика конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гатиятов Расип Рашит улы катнашты.
Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (житәкчесе Гаязов Марат Гәлимҗан улы) һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә (җитәкчесе Хакимов Рафил Рефат улы) 20-24 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәрендэ үткәрелгән физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. Гаязов Азамат призлы урынга лаек булды. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.