1996 елдан бирле Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре армиядә хезмәт итүче егетләргә хатлар юллый, бәйрәм белән котлап открыткалар җибәрә. Быел да, әлеге матур традициягә тугры калып, солдат егетләребезгә хатлар язып салдык. Җавап хатлары да озак көттермәс дип ышанып калабыз!
һәрбер гаилә - җәмгыятьнең кечкенә берәмлеге. Һәр җәмгыятьнең үз мәдәнияте бар. Ул мәдәният безнең тормышка туганнан ук керә. Ул безнең исемнәрдә, җырларда һәм әкиятләрдә, мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә, гореф-гадәтләрдә, риваятьләрдә, халыкның көнкүрешендә. Шуларны истә тотып, Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен «Мир дому твоему: традиции и обычаи русского народа» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде. Ул анда рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте, рус фольклоры белән таныштырды. Катнашучылар хатын-кызлар һәм ир-атларның милли киеме, борынгы аяк киемнәре, халык уеннары белән танышты.
31 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Ә сез беләсезме?” интеллектуаль экологик викторина үтте. Әлеге чара балаларда тере табигатькә кызыксыну уяту өчен оештырлды.
30 гыйнвар көнне Шәтке авылы китапанәсендә балалар өчен белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән презентация карау оештырылды. Шулай ук катнашучылар тематик күргәзмә белән таныштылар. Биредә тәкъдим ителгән әдәби басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.
31 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без тынычлык яклы" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Мәгълүмат сәгате патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә, тынычлык һәм яхшылык идеяләренә кушылуга юнәлдерелгән.
Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз халкы вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклаучылар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ.
Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында Фән һәм инновацияләрнең роле мөһимлеген аңлап, 2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Ленинград блокадасына багышланган мәгълүмат сәгате уздырдылар. Балалар бу көннәрнең героик вакыйгалары турында: «Тормыш юлы», блокададагы икмәк, Таня Савичева һәм заводларда эшләгән һәм фронт өчен снарядлар ясаган балалар турында белделәр. Шулай ук катнашучыларга блокададагы Ленинград тормышы турында презентация күрсәтелде. Китапханәдә әлеге темага китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Уен формасында узган чарада китапханәче әдәбиятның яңалыкларын тәкъдим итте, шулай ук китапханәдәге тәртип кагыйдәләре һәм китаплар белән эш итүне аңлатты. Экскурсия ахырында «Китапның бу искиткеч дөньясы» дигән әдәби викторина уздырылды.
Яшь буын бүгенге көнне генә түгел, ә үз төбәгенең үткәнен, ата-бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нәрсә белән шөгыльгәннәрен белеп үсәргә тиеш.