“Ә сез беләсезме?”

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

   31 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Ә сез беләсезме?” интеллектуаль экологик викторина үтте. Әлеге чара балаларда тере табигатькә кызыксыну уяту өчен оештырлды. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Эко-викторина 3 өлештән торды: «Үсемлекләр һәм хайваннарның серле дөньясы», «Дару үсемлекләре», «Экологик серләр».  Уен барышында балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында кызыклы һәм гаҗәеп фактлар белделәр, үз белемнәре белән уртаклаштылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International