«Ярдәм янәшә/Помощь рядом»

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз халкы вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклаучылар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Хәрбиләргә булышу, аларны яклау - безнең бурыч. Илкүләмендә төрле төркемнәргә берләшеп ил сагында торучыларга дип оек-бияләй бәйләүчеләр, өй токмачы кисүчеләр, ипи киптерүчеләр, үзеннән ярдәм күрсәтергә омтылучылар артканнан-арта бара. Илебездә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, әлеге изге эшкә Айдар авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм берләшмәгә йөрүчеләр ветераннар  советы белән берлектә “Ярдәм янәшә” дип исемләнгән акция оештырдылар. Мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү йөзеннән мәдәният йортының  зур залына җыелып өй токмачы кисүне башлап җибәрделәр. Әлеге ярдәмгә өйләрендә кисеп алып килүчеләр дә, ипи киптереп бирүчеләр дә, башкача булышучылар да  бик теләп кушылды. Бу эштә вакыт табып катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, ә хәрби махсус операциядә булганнар исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International