ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Алдагы елларда сорау, зарлар күп булса, әлеге очрашуда мәктәп, балалар бакчасына ремонт мәсьәләсе генә күтәрелде. Яңа елга әзерлек буенча да баландышлылар республикада икенче урынны яулады. Биредә булдыра торган, актив халык яши. Алга таба да уңышлар телим. Төрле бәйгеләрдә, грантларда катнашуны арттырсалар, тагын да яхшы булачак.

3-5 февральдә Казанда татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды . Олимпиадада Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты : Заббарова Фәридә – 7 сыйныф, Гайнетдинова Назлыгөл, Гарипова Динә һәм Заһидуллина Нурфия – 9 сыйныф. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Заһидуллина Нурфия җиңүче, Заббарова Ф., Гайнетдинова Н., Гарипова Д. призер булдылар. Укытучылары- Зәйнуллина Р. Х. һәм Минһаҗева Л. М. Котлыйбыз!

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Безнең Баландыш төп мәктәбеннән 3 укучы катнашты. 9 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия һәм Гарипова Динә призер булдылар Укучыларны  әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! (Укытучы- Зәйнуллина Р. Х.)

Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем гаиләм – минем ныгытмам” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуга “Ак калфак” членнары белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре чакырылды. Очрашу барышында кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барылды. Гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр укылды. Гаилә тормышына багышланган “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Шул уңайдан 1 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Строим будущее без коррупции» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Үткәрелгән чараның максаты: балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Әңгәмә вакытында яшьләргә коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы аңлатылды. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмыйча яшәү турында ассызыкланды.

Шармыш авыл китапханәсендә  Сталинград сугышында Совет гаскәрләре Германия армиясен җиңүгә багышланган «Ни шагу назад!» дип исемләнгән патриотик чара узды. Китапханәче балаларга Советлар Союзы Геройлары, Сталинградны батыр яклаучылары турында сөйләде, 200 көн дәвам иткән Сталинград сугышы турында материал тәкъдим иткән «Великая победа на Волге» күргәзмәсенә игътибарны юнәлтте. Очрашу вакытында катнашучылар “Мамаев Курган” мемориаль комплексына да виртуаль экскурсия кылды.

Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм буыннарның тарихи дәвамлылыгын саклаучы булган һәм булып кала.

Һөнәр - ул кешенең яраткан шөгыле. Кеше үзенең һөнәрен яратса гына, аның чын остасы була ала, зур уңышка ирешә. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.  Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә,  күп укырга, тырышырга,  ихтыяр  көченә  ия  булырга.    

Дәрестә балалар декорациянең, реквизитның ни икәнен белделәр һәм өй театры өчен курчак тегеп карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International