2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем гаиләм – минем ныгытмам” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуга “Ак калфак” членнары белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре чакырылды. Очрашу барышында кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барылды. Гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр укылды. Гаилә тормышына багышланган “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International