Патриотик чара узды.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә  Сталинград сугышында Совет гаскәрләре Германия армиясен җиңүгә багышланган «Ни шагу назад!» дип исемләнгән патриотик чара узды. Китапханәче балаларга Советлар Союзы Геройлары, Сталинградны батыр яклаучылары турында сөйләде, 200 көн дәвам иткән Сталинград сугышы турында материал тәкъдим иткән «Великая победа на Волге» күргәзмәсенә игътибарны юнәлтте. Очрашу вакытында катнашучылар “Мамаев Курган” мемориаль комплексына да виртуаль экскурсия кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International