3-5 февральдә Казанда татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды . Олимпиадада Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты : Заббарова Фәридә – 7 сыйныф, Гайнетдинова Назлыгөл, Гарипова Динә һәм Заһидуллина Нурфия – 9 сыйныф. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Заһидуллина Нурфия җиңүче, Заббарова Ф., Гайнетдинова Н., Гарипова Д. призер булдылар. Укытучылары- Зәйнуллина Р. Х. һәм Минһаҗева Л. М. Котлыйбыз!