Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Шул уңайдан 1 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Строим будущее без коррупции» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Үткәрелгән чараның максаты: балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Әңгәмә вакытында яшьләргә коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы аңлатылды. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмыйча яшәү турында ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International