1 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә курчаклар ясау буенча «Үз кулларың белән ясалган театр» дигән мастер-класс узды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Дәрестә балалар декорациянең, реквизитның ни икәнен белделәр һәм өй театры өчен курчак тегеп карадылар.

Курчак театры – ул әкият һәм тылсым дөньясы, яхшылык һәм талант иле, искиткеч иҗат мәктәбе, сәнгать тәме һәм фантазия, ә иң мөһиме – хисләр мәктәбе. Ә китапханә - ул уку һәм иҗат территориясе. Китаптан иҗатка иң кыска юл - театр. Үз кулларың белән ясалган уенчык аеруча да кыйммәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International