Гаиләне һәм аның кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

һәрбер гаилә - җәмгыятьнең кечкенә берәмлеге. Һәр җәмгыятьнең  үз  мәдәнияте бар. Ул мәдәният безнең тормышка туганнан ук керә. Ул  безнең исемнәрдә, җырларда һәм әкиятләрдә, мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә, гореф-гадәтләрдә, риваятьләрдә, халыкның көнкүрешендә. Шуларны  истә тотып, Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен «Мир дому твоему: традиции и обычаи русского народа» дип исемләнгән фольклор сәгате  үткәрде. Ул анда рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте, рус фольклоры белән таныштырды. Катнашучылар  хатын-кызлар һәм ир-атларның милли киеме,  борынгы аяк киемнәре, халык уеннары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International