ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Холокост: память без срока давности” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Укучыларга холокост корбаннары турында, йөзләгән кече һәм зур концентрацион лагерьларында яһүтләр генә түгел, башка милләт кешеләренең дә язмышы, җәзалап үтерелгәннәре хакында сөйләнелде. Шулай ук чара барышында китапханәчеләр укучыларны Бөек Ватан сугышы вакытында булган вакыйгалар, Холокост тарихы белән бәйле документлар һәм фотоматериаллар белән таныштырды. Ахырдан бу хакта презентация күрсәтелде.

 Бу тарихи датага багышлап Алан урта мәктәбе укучылары өчен ”Җиңү китергән юллар...” исемле патриотик сәгать үткәрелде.

Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы, Кече Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче тыныч халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү.

Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне  китапханәче Рәхмәтуллина Альбина Альбертовна китапханәгә җыйды. Ул катнашучыларны тамбур чигүе белән таныштырып, аның техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

23-24 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында, ә 25-26 гыйнвар көннәрендә 2011-2012 нче елгы кызлар арасында  волейбол буенча “Мәктәп волейбол лигасы – ПРО” уеннарының беренче этабы узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Гәбделхаев Рәшит, Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендәТеләче районы данын Шәтке, Теләче, Алан, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.

2024 елның 27-28 гыйнварында Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә

 2008-2009  нчы елгы кызлар командалары  арасында  Советлар Союзы Герое Л.И.Рокин истәлегенә волейбол буенча  ачык турнир узды.

27 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан татар милли ризыклары әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.

2024 елның 28 гыйнварында ДООЦ өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров һәм Теләче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Б. Р. Сәлахиев җитәкчелегендәге 2010-2011 елгы егетләр командасы «Мәктәпкә Мини – футбол " Бөтенроссия проектының төбәк этабында Чемпион булдылар.

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулды. 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы  хәтерне балалар күңелендә  саклау максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International